Мортыштамак авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан чара узды. Мортыштамак һәм Колмәт авылларының мәдәният йортларында бәйрәм өстәле оештырылды. Ветераннарны авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин Илдар Нил улы,Сарман районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы,Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары котладылар.Шулай ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ветераннарны дәртле җырлары белән шатландырдылар.ДОСААФның район идарәсе яшь армиячеләре ветераннарга чәчәкләр өләштеләр.