2 нче октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында «Супер әби» дип исемләнгән бәйге оештырылды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Ф.М. Хөснуллинның котлавы белән башланып китте. Ул өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Сахипова өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, бәйгедә катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Сәхнәдә үзешчән артистлар белән беррәттән сәхнә ветераннары да үзләренең җыр-биюләрен башкардылар.