Зур Нөркәй авыл җирлегендә "Кояшкай" балалар бакчасы ачылды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

30 сентябрь көнне Зур Нөркәй авылында капиталь ремонттан соң «Кояшкай» балалар бакчасы ачылды. Бәйрәмдә район, оешма җитәкчеләре, шулай ук авыл халкы катнашты. Район башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна чараның барлык кунакларын сәламләде, район башлыгы исеменнән «ГранаТ-Стан Групп» ҖЧҖ генераль директоры Шәймиев Тимур Айратовичка балалар бакчасын ремонтлауда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук балалар бакчасы мөдире Сәлахова З. Г. көнкүреш техникасы сатып алу өчен сертификат тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Гайсин Рәшит Мөхтәр улы «МНКТ» ҖЧҖ УДНГ җитәкчесе Шакиров Радик Равил улына һәм балалар бакчасы мөдире Сәлахова Зилә Габделхак кызына Рәхмәт хатлары тапшырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре бу ачышка бик шат булдылар. Алар балалар учреждениесен ремонтлауда турыдан-туры катнашкан барлык катнашучыларга да рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бәйрәм балалар чыгышы белән бизәлде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International