Октябрьнең беренче көне күңелләрдә хөрмәт хисе уята, аеруча игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәклеген искәртә торган бер бәйрәм алып килә. Бу - Өлкәннәр көне. Ә мөгаллимнәр өчен бу икеләтә бәйрәм. Бик тиздән Укытучылар көне дә ишек кага. Бүгенге сыйныф сәгатьләре шушы ике бәйрәмгә багышланганга, мәктәптә ветеран укытучылар күп булды. Укучылар алдында М.Ш. Йөзлебаева, Р.З.Кәлимуллина, Н.А.Юшкова, Д.Ә.Рахимова, Л.А.Юнысовалар чыгыш ясадылар. Мәктәп тарихы, үзләренең тормыш, хезмәт юллары турында сөйләделәр. Ә 9 а, в сыйныфында очрашуда бистәнең хөрмәтле кешеләре Мөнир һәм Мәйсәрә Мөнәвировлар булды.