Быелның 7 июлендә "Игелекле дулкын" Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленә старт бирелгән. Ул инде ил күләмендә өченче ел рәттән үткәрелә һәм мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балаларны үзенә җыя. Тумыштан ДЦП диагнозы куелган икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең 8 нче г сыйныфы укучысы Алина Хамитованың бу конкурста беренче катнашуы булды һәм ул җиңүгә иреште. Конкурсның жюри әһелләрен Алинаның көчле рухлылар турында сөйләгән шигыре тетрәндергәндер. Кыз нәкъ үзе турында сөйләгән кебек.
Без Алинаны 1 урыны белән тәбрик итәбез.
Фестивальнең гала-концерты Казанда, ноябрь аенда булачак.