1 октябрь көнне Чураш мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне  Чураш мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан " " Гомер көзем " дип аталган чара узды. Бәйрәм  җирлек башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовнаның бәйрәм беләм тәбрикләве белән башланып китте. Өлкәннәрнең бик күп сорауларына җавап бирде. Аннан эчтәлекле бәйрәм концерты башланып китте. " Мирас" фольклор ансамбле үзенең борынгы җырлары , дәртле биюләре белән өлкәннәрнең күңел түрләренә үтеп керде. "Шатлык" балалар бию коллективы үзенең дәртле биюләре белән  сәхнәне бизәде. Төрле тармакларда эшләп ялга киткән бер генә өлкән апа- абый да котлаусыз калмады. Өлкәннәр арасыннан да сәхнәгә менеп чыгыш ясаучылыр булды. Бәйрәм  мул чәй өчтәле артында дәвам итте. Хөрмәтле өлкәннәребез бик канәгать калдылыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International