1 нче октябрь көнне өлкәннәр көненә багышлап авылыбыз мәдәният йортында "Гомер көзенә кергәндә" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Өлкәннәрне зурлаганы өчен Ләке авыл җирлеге башлыгы Шәрипова Лилия Иван кызына, мәктәп укучыларына, Җәлил мәдәният сараенда эшләп килүче "Дуслык"ансамбле һәм җитәкчесе Навия Гатиятуллинага, үзешчән җырчылар Зөбәйдә Гайнулова һәм Сирина Гайсинага, авылыбыз ветераннар советы рәисе Ольга Асанова, табын әзерләүче кызларыбызга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Өлкәннәребезне шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Һәрбарчагызга да исәнлек-саулык, бәхетле картлык,балаларыгызга кирәк,якыннарыгызга терәк булып, күңел җылысын тоеп, озын озак яшәргә насыйп булсын Сезгә!