Октябрь аенда искиткеч матур һәм изге бәйрәм – Өлкәннәр көне бәйрәм ителә. Бу көнне без әби-бабаларыбызга, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга аерым игътибар күрсәтәбез. Бу бәйрәмнән "Җәлил гимназиясе" укучылары да читтә калмады. Сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Моннан тыш, укучылар өлкәннәр өчен открыткалар ясадылар һәм аларны шәхсән котладылар. Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз, сезгә чиксез озын һәм бәхетле еллар, ныклы сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм кайгыртучанлык телибез