1 нче октябрьдә Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында ел саен үткәрелә торган машина йөртү осталыгы республика конкурсының финалы узды. Ярышлар халыкара Өлкәннәр көненә багышланган иде. Тәҗрибәле машина йөртүчеләр вакытка махсус күнегүләрне башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр. Быел финалда республиканың 40ка якын шәһәр һәм район автоһәвәскәрләре катнашты.
Сарман районы данын яклаган хезмәттәшебез, “Җәлил гимназиясе”нең ТИН укытучысы Ахмедов Ришат Рифкать улы «Автобабай-2019» конкурсы призеры булды!!! Ришат Рифкать улы диплом, медаль белән бүләкләнде. Гимназия коллективы аны лаеклы җиңүе белән котлый! Бүгенге казаныш тагын да зуррак үрләргә менә дигән юл башы гына булсын дип телибез. Бәхет, үз көчегезгә ышаныч һәм уңышлар сезгә, Ришат Рифкатович!