«Китаплар иленә сәяхәт» дип исемләнгән китапханә дәресе

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

3нче октябрь көнне «Сарман гимназиясе» нең Валиева Г. Х. җитәкчелегендәге 1 «А» сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсендә «Китаплар иленә сәяхәт» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларны “Китап патшалыгына” кунакка чакырдылар һәм китап укучының кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар китапханәгә язылу, китап алу, тапшыру, саклау турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче балаларны яңа кайткан китаплар белән һәм балалар журналлары, газеталары белән таныштырды. Шулай ук аларга беренче тапкыр Бердәм уку билеты тапшырылды. Балаларга китапханәдә бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International