"Халыкара өлкәннәр көне» ел саен 1 октябрьдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Җәлил бистәсенең «Форпост» отряды активистлары үз куллары белән чәчәкләр ясадылар, открыткаларда күңелле котлаулар яздылар һәм бистә урамнарына өлкәннәрне котларга чыктылар. Өлкән буын яшьләрнең мондый игътибарына сокланды һәм соенде.