Ел саен октябрь аенда өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Зурлап, олылап уздырыла торган бу бәйрәм безгә картлыкның берәүне дә читләтеп үтмәячәген, һәркайсыбызга киләчәген искәртү өчен эшләнә. Үзәк китапханәдә өлкәннәр көне уңаеннан “Сезнең янда күңел яктыра” исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәләрдә төрле елларда эшләп чыккан өлкәннәребезне хөрмәтләп, азык-төлек пакетлары таратылды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә үткән чарада катнаштылар.