3нче октябрь көнне Җәлил гимназиясе базасында география буенча «Нәрсә?Кайда? Кайчан?" чемпионатының муниципаль туры узды. Чемпионатта Сарман гимназиясеннән һәм Җәлил гимназиясеннән 2 команда катнашты. Биремнәр «Рус география җәмгыяте» тарафыннан төзелгән иде . Чемпионат мәктәп укучылары арасында географияне популярлаштыру максатыннан үткәрелде. 7: 7 исәбе белән дуслык җиңде.