Бүген Сарманда муниципаль архив, эш башкару һәм архив хезмәтләре хезмәткәрләре өчен архив эше мәсьәләләре буенча «заманча архив» республика методик семинары узды.
Чарада Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резедә Шәйхетдинова, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, республиканың архив бүлекләре хезмәткәрләре катнашты.