Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Зур Нөркәй авыл җирлегендә дә "Өлкәннәрне хөрмәтлик" дип аталган бик матур кичә булып үтте. Кичәне ачып, авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р.М. өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады. Котлаулардан соң мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концертын өлкәннәребез бик яратып кабул итте. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Монда инде өлкәннәребез үзләре дә җырлап-биеп күңел ачтылар.