Бүген безнең Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенә Сарман район судыннан вәкилләр кунакка килде. Федераль судья Хәнипов Рөстәм Мирдасалихович укучыларга балаларның хокуклары һәм бурычлары турында әңгәмә үткәрде, анкета сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте, иң еш таралган җинаять төрләрен санады, саклык чараларын күрергә киңәш итте.
Очрашуның иң мавыктыргыч моменты, мөгаен, “Суд килә” уены булгандыр. Укучылар суд процессын уйнап карадылар. Бу аларга бик ошады. Соңыннан Хәнипов Р.М. укучыларга тәртипле булырга, мондый оешмаларга җинаятьче һәм тәртип бозучы булып түгел, ә экскурсиягә килүче буларак кына чакырып калды.
Соңыннан истәлекккә фотога төшелде.