2 октябрь көнне Иске Кәшер урта мәктәбе иң хөрмәтле кунакларны – педагогик хезмәт ветераннарын һәм лаеклы ялда булган мәктәп хезмәткәрләрен каршы алды. Кадерле ветераннарны чакырып, хөрмәтләү мәктәптә матур традициягә әйләнде.
Чәй табыны артында өлкәннәребез мәктәптә эшләгән еллар турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, дулкынландыргыч җырлар җырладылар.