Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем мәктәбе республика күләмендәге “Табигатьне сакла!” экологик акциясенә кушылды. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр һәм мәктәп администрациясе катнашында мәктәп яны участогына 33 җимеш агачы: 9 төп груша, 24 төп алмагач утыртылды. Мәктәптә 32 класс-комплект бар, 33нче агач – мәктәп җитәкчелегенеке.