Карашай-Саклау авыл җирлеге зиратларында өмәләр

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Халыкның күбесе зиратка мәрхүм туганнары һәм якыннарының каберләрен төзекләндерергә килә. Өмә үткәрү бурычы-зират территориясен һәм аның тирәсен җыештыру. Зиратларны чисталыкта тоту – ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зиратта тәртип үсеп килүче буынны тәрбияләү ягыннан да мөһим. Хакыйкать юкка гына үткәннәрдән башка киләчәк юк, дигән сүз түгел бит. 2019 нчы елның 5 нче октябрендә Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүчеләр шундый өмәгә бик оешкан төстә чыктылар. Актив эш барышында халык көче белән зур эш башкарылды: коры-сары агачлар җыештырылды, зират территориясе чүп-чардан һәм коры үләннән чистартылды. Зират-изге урын ул, һөнәренә һәм вазифаларына карамастан, һәр кеше мондый өмәләрдә катнашырга тиештер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International