Җәлил поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Солтанова Сабира Әхмәтгали кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 12 октябре, шимбә

Җәлил поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Солтанова Сабира Әхмәтгали кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Сабира Әхмәтгали кызы 1929 елның 12 октябрендә Зур Нөркәй авылында туа. 1980 елга кадәр төньякта яши, кранчы булып эшли. 1995 елда кире кайтта, аннан пенсиягә чыга. Улы Теләнче авылында яши. Ике оныгы бар. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне исеме бирелде.

Бүгенге көндә ул Җәлил картлар һәм инвалидлар интернатында яши.

Аны туган көне белән Сарман муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Ф. А. Вәлиев һәм Җәлил поселогы Сарман муниципаль районы Башлыгы Р. А. Кәримов котладылар.  Сабира Әхмәтгали кызына РФ Президенты Владимир Путин исеменнән хат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International