Балаларны мәктәпкә әзерләү бүгенге көндә тагын да актуальрәк. 12 нче октябрьдә «Җәлил икенче урта мәктәбе» базасында гадәттәгечә «Булачак беренче сыйныф укучысы мәктәбе» дәресләре старт алды. Шимбә мәктәбендә дәресләр балалар өчен уңай атмосферада һәм уен формасында узды. Дәресләрдән соң булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп буенча экскурсия үткәрелде. Балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать калдылар.