Республика ярминкәсе

2019 елның 12 октябре, шимбә

Бүген, 12 октябрьдә, башкалабызның «Казан» Агросәнәгать паркында Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында 2019 елгы авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык - сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре традицион республика ярминкәсе узды. Үз куллары белән үстерелгән продукцияне мәктәпләр, техникумнар, көллиятләр һәм башка учреждениеләр тәкъдим итте. Ярминкәдә бөртекле, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металл һәм агач, камыр ризыклары, консервланган продукция, җиләк-җимеш, бал, сөт продукциясе, тегү әйберләре һ.б. сатып алырга мөмкин иде. Жәлил икенче санлы урта мәктәбе  дэ әлеге чарада бик актив катнашты.
Агросәнәгать паркында кунаклар арасында РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башка рәсми затлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International