РТ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акция оештыру турында игълан итте. Безнең мәктәпнең ЭКОотряды көчәйтелгән агитация эшләре алып бара. Без мондый акция катнашучыларга башка чүп-чар белән бергә ташланган батарейкаларны туфракка, үсемлекләргә һәм хайваннарга зыян китерүен аңларга; әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләрнең иске, традицион системасын яңа экоүзәккә үзгәртергә; табигатьне, шул исәптән кешене дә кертеп, барлык тереклек өчен дә мохит буларак карарга ярдәм итәр дип саныйбыз . Без акциябез эзсез узмас, олылар да, балалар да үз гамәлләре һәм аларның табигать өчен нәтиҗәләре турында күбрәк уйланырлар, экологик тәрбия дәрәҗәсе күтәрелер дип ышанабыз.