Бүген Зур Нөркәй урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшырылды. Китапханәче Зилия Флюровна укучыларга китаплар турында сөйләде, аларны укырга өндәде, табышмаклар, мәкальләр әйтте. Соңыннан башлангыч сыйныф укучыларына әле генә табадан төшкән “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды.