15 октябрь хәтер көне

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.15 нче октябрь көнне Чукмарлы авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен татар халкының хәтер көненә багышлап,  "Вакыт яшәр – яшәгәндә хәтер!"-дигән хәтер сәгате үткәрелде. Укучылар Казан ханлыгы тарихы белән таныштылар, әлеге мөһим вакыйгага багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International