“Экология һәм электр энергиясен экономияләү” экологик дәресе.

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Илексаз мәктәбендә электр энергиясен сак тоту максатыннан “Экология һәм электр энергиясен экономияләү” фестивале кысаларында #ВместеЯрче экологик дәресе үтте.Укучылар каршында Сарман районы электр челтәренең баш инженеры Нәбиуллин Илдар Венер улы чыгыш ясады. 21 гасыр төрле глобаль катастрофаларга бай. Шуларның берсе - электр энергиясен экономияләү проблемасы. Электр энергиясен сак тоту акчаны гына экономияләү түгел, ә планета турында кайгырту. Без, һәрберебез планетаның бер өлеше, шуның өчен безнең һәрбер гамәлебез күпмедер  күләмдә электр энергиясен экономияләргә һәм планетабызны саклауга өлеш кертергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International