Мәктәпкә килгән кунакларыбыз, безне сөендереп, никадәр яңалык алып килә! Бүген 5 нче а, 2 нче б сыйныф укучылары алдында чыгыш ясаган элеккеге укучыбыз, бүген инде Җәлил китапханәсе мөдире Алия Илдар кызы Фарукшина мәктәп еллары хәтирәсе, үзенең хатирәләре белән генә уртаклашып калмады, ә мәктәбебез тарихын бистәбез тарихы белән бәйләде. Ул әзерләгән презентация дә, чыгыш та балаларга бик ошады. Фотоларда никадәр тарих! Бистәнең беренче йортлары ничек салынган, кибетләр нинди булган, шифаханә, мәдәният йортларын кайчан төзелгән – боларның барысы-барысы рәсемнәрдә сакланып калган. Галимҗан ага Әхмәдиев, аның тормыш иптәше Фатыйма апа Әхмәдиева, юл ярып барган Азат Исмәгыйлевлар турында мәгълүматлы булдылар укучыларыбыз.
Тарихны белү – безнең бурыч. “Үткәне юкның киләчәге юк”, ди халык мәкале. Яшәгән бистәбезнең үткәне матур, данлы булуын Алия Айдар кызы үтемле итеп җиткерә алды. Ул укучыларны күбрәк укырга, кызыксынучан, үҗәт һәм максатчан булырга чакырды. “Киләчәк сезнең кулда!”- дип төгәлләде сүзен “Мәктәпнең 50 еллыгына – 50 кызыклы очрашу” проектының чираттагы кунагы.