"Туган як экологиясе"фәнни проектлар конкурсы.

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Җәлил беренче мәктәбенең 4 сыйныф укучысы "Туган як экологиясе"фәнни проектлар конкурсында җиңүче булды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Рус география җәмгыяте белән берлектә, конкурста җиңүчеләр өчен безнең якның матур урынына - Түбән Кама милли паркына бару оештырылды. Музей мөдире һәм орнитолог Ринур Һади улы Бикмансуров үткәргән экскурсия вакытында, алар арасында Җәлил беренче мәктәбенең 4 а сыйныфы укучысы Галиев Аяз һәм аның укытучысы Асылгәрәева Розалия Әнәс кызы да бар иде. Бу сәфәр яңа җиңүләргә этәргеч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International