Сарман муниципаль районы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» каршындагы «Сарман урта мәктәбе» волонтерлар отряды «Без бергә» акциясе үткәрделәр.
2019 елның 14 октябрендә иреклеләр берләшмәсе волонтерлары мөмкинлекләре чикләнгән балаларга патронаж уздырдылар. Әлеге чара ярдәмгә мохтаҗ балаларның төрле категорияләренә ярдәм күрсәтүгә, балалар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, шәфкатьлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән.