"Тату сыйныф серләре" исемле республикакүләм конкурсның муниципаль этабы үтте

2019 елның 18 октябре, җомга

18 октябрь көнне "Тату сыйныф серләре" исемле республикакүләм конкурсның муниципаль этабы үтте. Әлеге конкурсның максаты- балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата - аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру. Дүрт номинациядә 9 команда көч сынашты. 
"Җәлил гимназиясе" җиңүче булып танылды. Әлеге коллектив, район данын яклап, зона турында чыгыш ясаячак. "Сарман гимназиясе" һәм "Җәлил 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" призерлар булдылар. Калган командалар номинацияләрдә җиңүчеләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International