Милләт гасырлар буена оеша, үз тарихын туплый, әдәбиятын, телен, мәдәниятен булдыра. Кызганычка каршы, глобальләштерү чорында милләтләрнең үзенчәлекләре югалып бара, туган телебезне онытып, чит телләрдә сөйләшәбез.
Матур, моңлы татар телен тагын бер кат искә төшерер өчен, Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары, укытучылары “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Диктант язып, үзен сынап карар өчен, авыл халкы да килде. Диктант язган ветеран укытучылар арасында иң өлкәне - Гыйлфанова Миңненур Якуп кызы , аңа 71 яшь. Район башкарма комететы җитәкчесе Әлфис Мөһәммәтгәрәев Файзрахман улы да акциядән читтә калмады.
Үз телебезне хөрмәт итик, милләтебезгә юкка чыгарга юл куймыйк!