19 октябрь көнне сәгать 11:00 дә бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә диктантны 5-9 сыйныфлардан 15 укучы һәм 18 теләүче язды. Диктант тексты Р.Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән иде. Иң өлкән диктант язучы 30 елдан да күбрәк эш стажы булган элекке татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Харисова Рәмзия Идият кызы булды. Аңа декабрьда 75 яшь тула.