19 нчы октябрь көнне "Союзы Герое А. А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Татарча диктант" дип исемләнгән Бөтендөнья акциясе үткәрелде. Барлыгы 48 кеше, иң өлкәненә 58, иң кечкенәсенә 10 яшь иде.
Максаты-татар әдәби телен куллануга һәм дөрес язуга игътибарны җәлеп итү, орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен искә төшерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү.