Җәлил беренче санлы "Каенкай" балалар бакчасының юбилее

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Җәлил беренче санлы "Каенкай" балалар бакчасының 55 еллык юбилеена багышланган чара узды. Балалар бакчасы беренче тапкыр 1964 елда үз ишекләрен ачты. Шул вакыттан бирле инде 55 ел аның стеналарында балалар көлүе яңгырый. Бу еллар эчендә күп нәрсә үзгәрде, әмма һәр балага карата нәзакәтле, сакчыл мөнәсәбәт, энтузиазм, намуслылык һәм хезмәткәрләрнең ихлас кызыксынуы үзгәрешсез калды. Күп кенә педагоглар гомеренең зур өлешен балаларга  мәктәпкәчә белем бирүгә багышлаганнар. Балалар бакчасы юбилеена багышланган тантаналы чарага бик күп кунаклар чакырылган иде. Юбилейның төп вакыйгасы бәйрәм концерты булды. Бәйрәм сценариена балалар бакчасы тарихыннан фактлар һәм музыкаль номерлар оста итеп үрелгән иде. Программада балалар, тәрбиячеләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Музыка, юмор, җыр, бию белән баетылган бәйрәм җылы һәм яктылык нурларына күмелде. Балалар бакчасы мөдире З.Р. Гарипованы  һәм коллективны юбилее белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Мөхәммәтгәрәев , Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты З.Ш. Гарипова һәм "Шәһәр тибындагыҖәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Р.А.Кәримов котладылар. Балалар бакчасының иң яхшы хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International