19нче октябрьдә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирy акциясе yткәрелде. Аның максаты тyбәндәгеләрдән гыйбәрәт: татар телендә хатасыз язарга өйрәту, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру. Җәлил поселогының беренче санлы мәктәбе дә бу акөиядән читтә калмады. Укытучылар коллективы Һәм укучылар, әти-әниләр, туган телебезгә битараф булмаган поселок халкы татарча диктант язуда бик теләп катнаштылар.