Яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, 21 октябрь көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча өлкән инспектор, полиция майоры Алиуллин Ф. Ф. белән очрашуы булып узды.
Укучылар белән аралашу түгәрәк өстәл формасында үтте. Әңгәмә барышында балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы мәсьәләләр яктыртылды. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгының нинди яшьтән башлануы һәм җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылуы аңлатылды. Шулай ук инспектор мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында укучыларның үз-үзләрен тотышы, укучыларның укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата ихтирамлы һәм әдәпле мөнәсәбәте мәсьәләләрен дә кузгатты. Әңгәмә инспекторның һөнәри эшчәнлегеннән конкрет мисаллар һәм фактларга нигезләнде.
Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, үз проблемалары турында сөйләделәр. Балалар мәгълүматка җитди карадылар, дөньяда уңай шөгыльләр дә күп булуын искә төшерделәр. Бу-уку, спорт, музыка, сәнгать белән шөгыльләнү, конкурсларда, фестивальләрдә катнашу һ.б., ә бу инде максатларга ирешүнең яртысы дигән сүз.