Мәктәпнең алтын юилеена багышланган проект укучыларны уку йортын тәмамлаучылар белән очраштыруын дәвам итә. Чираттагы кунагыбыз – нефтьчеләр хоккей командасының администраторы Ангелина Акберова булды. Аңа күз генә тимәсен, бөтерчек кебек гел хәрәкәттә. Спорт аның иң якын дустына әверелгән. Унынчылар Ангелина белән аның эшчәнлеге, волонтерлар хәрәкәте, хоккей уены, хоккей командаларының тормышы турында җанлы әңгәмә кордылар, һөнәр сайлау хакында бәхәсләштеләр. Бер сәгать вакытның үткәне сизелмәде дә.