Чараны Салихова Алсу Нисбәтовна 8а сыйныф укучыларына әзерләгән иде. Гимназиябезнең музыка укытучысы Гөлнара Раисовна Мостай Кәрим шигыренә иҗат ителгән "Укытучыма" җырын башкарды. Укучылар тугандаш милләт язучысы иҗаты белән таныштылар.Кунак булып килгән мәгариф бүлеге методисты Гөлнара Фирдависовна һәм гимназия директоры Ленар Фердәүс улы да чараны бик ошаттылар. Музейда шушындый чаралар гел булып торсын дигән теләкләрдә калдылар.