Бөтенроссия тарихи квест "Кавказ өчен көрәш"

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Җәлил беренче мәктәбе волонтерлары "Кавказ өчен көрәш"Бөтенроссия яшьләр квестында катнаштылар. Катнашучылар "Ростов-на-Дону" һәм "Кавказ хребеты"станцияләре буенча каршылыклар аша уздылар. Финал ноктасы "Кавказ өчен көрәш"булды. Уен формасындагы Квест балаларга белемнәрен киңәйтергә, үткән материалны искә төшерергә һәм осталыкны кулланырга, шулай ук үзең өчен нинди дә булса яңа һәм файдалы нәрсәләрне белергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International