1 нче мәктәптә кызыклы очрашу булды. Бистәнең өч мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары, ӘГНИ вәкилләре презентациясе белән танышу өчен, беренче мәктәпнең актлар залында җыелдылар. Магистратура студентлары алар белән Институт эшчәнлегенең аерым юнәлешләре буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрделәр. Кызыклы һәм мавыктыргыч очрашу өчен ӘГНИ хезмәттәшләренә рәхмәт! Өлкән сыйныф укучылары аннан шактый файда алырлар, ә кемдер булачак һөнәр сайлар дип ышанабыз.