8 ноябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка "балалар"мәсьәләләре (проблемалары) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәш-киңәшләр ала алачаклар. Чараның үзенчәлеген истә тотып, анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч-психолог белән нәтиҗәле эшләү максатыннан (843) 236-61-64 телефонына алдан язылып куярга кирәк.
Сарман районы буенча Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Идрисова Г. Я.