Үзәк балалар китапханәсендә “Маҗаралы китаплар патшалыгында" исемле кичә үтте.

2019 елның 25 октябре, җомга

Сарман үзәк балалар китапханәсендә «Маҗаралы китаплар патшалыгында» исемле кичә үтте. Кичә үткәргәндә балаларны батыр булырга, зурларның сүзләрен тыңларга, хезмәтне яратырга, дус һәм тату яшәргә өйрәтү максат итеп куелды. Чарада катнашучылар әкиятләрнең тылсымлы дөньясына эләктеләр. Тылсымлы, күңелле, моңсу һәм хәтта куркыныч әкиятләрләр дә һәрчак кызыклы. Балалар белән бергә әкиятләрнең башын һәм азагын искә төшердек: «борын – борын заманда...», «бервакыт...», «кайбер патшалыкта, кайбер дәүләттә... », ә әкият азагында «алар озак һәм бәхетле яшәгәннәр..." алар бик тиз әйтеп бирделәр. Берничә әкиятне балалар яттан сөйләделәр, «Колобок», «Кызыл Калфак», «Карлсон», «Шалкан» һәм башка яраткан әкият геройларын искә төшереп үттеләр. Кичә азагында нәни дусларыбыз «Колобок» әкиятен сәхнәләштерүдә бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International