Һөнәри юнәлеш бирү эше

2019 елның 26 октябре, шимбә

25 нче октябрь көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә булачак һөнәри эшчәнлекне сайлау барышында ярдәм күрсәтү максатыннан 10-11 нче сыйныф укучылары өчен Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең менеджмент һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасының доцентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу узды. Доцентлар Карпова Н.В., Багазова  Г.И. балаларга уку йортының үзенчәлекләре, керү һәм уку мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук укучыларга академия турында фильм, абитуриентларга әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләр, мәдәни, спорт һәм югары уку йорты эшчәнлегенең башка төрләре турында презентация күрсәтелде.
Балалар өчен мәгълүмат кызыклы булды. Әлеге очрашу укучыларга үз киләчәкләре, студент тормышы, Академиядә уку үзенчәлекләре, гамәлгә ашырыла торган проектлар, алар алдында ачыла торган мөмкинлекләр турында уйлану өчен җирлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International