«Көз мистеры һәм миссы – 2019»

2019 елның 26 октябре, шимбә

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан Җәлил икенче урта мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары арасында «Көз мистеры һәм миссы – 2019» конкурсы узды. Конкурс программасында «Сәламләү», «Көзге костюм күрсәтү », «Иҗади номер»тәкъдим ителде. Кичә ахырында жюри «Мистер һәм Мисс Көз-2019»конкурсына йомгак ясады һәм җиңүчеләрне игълан итте. Алар - 5 нче сыйныф укучылары арасында -  Массалимова Раяна һәм Солтангиров Данир, 6 нчы сыйныфлар арасында - Садыкова Самира һәм Мифтахов Нияз, ә 7 нче сыйныфлар арасында - Гафиятуллина Азалия һәм Юников Никита. Калган катнашучыларны номинацияләр буенча грамоталар белән бүләкләделәр. Барысы да канәгать калды. Бал бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International