Сарманлылар Уңыш бәйрәмен билгеләп үттеләр

2019 елның 27 октябре, якшәмбе

Бүген Сарманда Уңыш бәйрәмен билгеләп үттеләр. Игенчеләр хезмәте, аларның хезмәт уңышлары өчен бүген бәйрәм кунаклары һәм бөтен район сөенә.

Матур нәфис композициядән, яңа уңыш продукциясен күрсәтүдән, бәйрәм ачылды.  Район башлыгы Фәрит Хөснуллин барысын да бәйрәм һәм яңа ирешкән уңышлар белән котлады. Ул үзенең чыгышында, район ирешкән уңышлары өчен зур хезмәт куюын билгеләп үтте һәм сарманлыларның фидакарьлеге алдында баш ия булуын әйтте. Ул шулай ук республика җитәкчелегенә, инвесторларга, энергетикларга, нефтьчеләргә, тармак ветераннарына даими ярдәм күрсәтүләре, ярдәм итүләре һәм җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Сәхнәдә механизаторлар, машина йөртүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең механикалаштырылган һәм кырчылык бригадалары арасында 2019 елгы уңышны җыеп алу нәтиҗәләре дә яңгырады. Аларның җиңүчеләрен тантаналы шартларда хөрмәтләделәр. Шулай ук бәйрәм кунаклары Салават Фәтхетдинов концертын да яратып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International