Илексаз мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Рахимова Алсу 25 октябрьда Сарман, Уруссу, Мөслим, Мамадыш районнарының 2008 елгы кыз балалары арасында 100 м га йөзү ярышларында II урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
Проектны уңышлы яклау – дөрес сайланган тема, уйланылган структура, көчле практик өлеш һәм ышанычлы чыгыш ул. 7 нче А сыйныфында индивидуаль проект эшләрен яклау булды. Укучылар үзләренең проект эшчәнлеге, аудитория алдында чыгыш ясау, теманың тирәнлеген ачу күнекмәләрен күрсәттеләр.