Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе 25 октябрьда Мостай Кәримнең 100 еллыгын билгеләп үтте. Чараны татар теле укытучысы Салихова Р.Р. үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Билгеле булганча, башкорт язучысы Мостай Кәрим 1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районы Келәш авылында дөньяга килгән. Татар китап укучылары аны "Озын-озак балачак", "Ай тотылган төндә" кебек әсәрләре аша белә.