2015 елдан башлап рус географик җәмгыятенең попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы буенча ил күләмендә географик диктант үткәрелә.
2017 елда ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Сарман районында мәйданчык дуртенче ел рәттән Җәлил гимназиясендә оештырылды. Барлыгы 60 кеше үзләренең географиядән белемнәрен тикшерә алу мөмкинлегенә ия булды. Географик диктант язарга Сарман муниципаль районы "Җәлил поселогы" МБ Совет аппаратының эшләре идарәсе җитәкчесе Гарифуллина Гөлнара Ирек кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Хузин Ришат Илшат улы,укытучылар, укучылар килгән иде. География фәнен популярлаштыру әлеге акциянең төп максаты иде. Иң яшь диктант язучы Җәлил гимназиясенең 5б класс укучысы Зиннатуллина Залина булды.