Географик диктант-2019

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2015 елдан башлап рус географик җәмгыятенең  попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы буенча  ил күләмендә географик диктант үткәрелә.

2017 елда ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Сарман районында  мәйданчык  дуртенче  ел рәттән  Җәлил гимназиясендә оештырылды. Барлыгы 60 кеше үзләренең географиядән белемнәрен тикшерә алу мөмкинлегенә ия булды. Географик диктант язарга Сарман муниципаль районы "Җәлил поселогы" МБ Совет аппаратының эшләре идарәсе җитәкчесе Гарифуллина Гөлнара Ирек кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Хузин Ришат Илшат улы,укытучылар, укучылар килгән иде. География фәнен популярлаштыру әлеге акциянең төп маскаты иде. Иң яшь диктант язучы Җәлил гимназиясенең 5б класс укучысы Зиннатуллина Залина булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International