Җәлил беренче мәктәбе укучысы Галиев Аяз (фәнни җитәкчесе Асылгәрәева Розалия Әнәс кызы) 2019 елның 25-26 октябрендә Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган яшь натуралистларның III слеты кысаларында үткәрелгән фәнни - гамәли конференциядә җиңүче булды. Аяз кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, ә мәктәп «Пчелка УМ» мини экспресс - химия лабораториясенә ия булды, аның бәясе 40 мең сум. Аяз экологик конференциянең Бөтенроссия турына чакырылган. Укучыбыз белән горурланабыз һәм киләчәктә аңа уңышлар телибез!